8 март 2017 яңалыклары
-
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ир-егетләребезгә дә бәйрәм кәефе бүләк иттек
"Әти дә солдат булган" бәйгесенең җиңүчесен редакциягә чакырып бүләкләдек. "Апастово новости" сайтында барган тавыш җыюда беренче урын алган Радик Хәлиловка гаиләсе белән "Дулкын" бассейнына барырга сертификат һәм "Йолдыз" редакциясеннән Мактау грамотасы бирелде.Бәйгегә фотоны Радик Хәлиловның кызы Лилия җибәргән иде.
-
Иске Йомралда зур концерт булды
7 март көнне Иске Йомрал мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур концерт булды. Концерт мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә хәзерләнгән иде. Авыл халкы бәйрәмнән бик канәгать калды.
-
Бүләк фотоаппарат иясенә тапшырылды
"Татмедиа" тарафыннан оештырылган бәйгегә нәтиҗәләр ясалуы хакында хәбәр иткән идек инде. Иң күп газета-журналларга язылучы, иң актив, иң бәхетле әбүнәчеләр ачыкланды. Отыш ияләре арасында апаслылар да бар. Морзалар мәктәбендә география һәм биология фәннәрен укытучы Рифат Бәдретдинов цифрлы фотоаппаратка ия булды. Бүләкне "Йолдыз" газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева тантаналы шартларда тапшырды.
-
Карамасар мәктәбендә “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!” исемле кичә булды
"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" исеме астында Карамасар башлангыч мәктәбендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу көнне укучыларда әниләргә карата ихтирам,хөрмәт тәрбияләнде,укучыларның иҗади сәләтләре,сөйләм телләре үстерелде, милли үзаң,әхлаклылык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары формалаштырылды, кадерле әниләр белән генә тормышның матур булуын, яшәүнең ямен укучыларга җиткерелде.
-
Апаста мини-ферма тотучылар ничек яши?
-Барысы да колхоздан яздырып алган бер баш танадан башланды,-ди Тәлгат Галиев.-Председателе Рим Хәлимовичка рәхмәт инде: -Теләсә кайсын сайлагыз, йортыгызга төкле тояклары белән кайтсын,- дип теләде. -Шуннан мантып киттек. Себер якларыннан туган авылыбыз-Шыгайга кайтып төпләнгәч тә, тормышны яңабаштан башларга туры килде безгә. Буш нигезгә зур итеп ике катлы таш йорт җиткездек....