Олы йөрәкле табиб
Закиров Рөстәм Абдулла улын районыбызда белмәгән кеше сирәктер. 40 елга якын гомерен медицина өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле, олы җанлы табибның бүгенге көндә хезмәте белән дә, гаиләсе белән дә горурланырга хакы бар.
Район үзәк хастаханәсенә фтизиатр булып кайтканнан бирле, хәзергәчә терапевт, кожвенеролог, участок табибы буларак райондашларының сәламәтлеген кайгыртып яши ул. Һәр авыруга...