8 август 2014 яңалыклары
-
Айрат белән Гөлшатка тигез тормыш телибез
Бүген, 8нче августта Ындырчы егете Әнвәров Айрат белән Апасның иң матур, акыллы, уңган кызы Гөлшат Ибәтовалар яңа тормыш юлына аяк бастылар. Аларга киләчәктә сәламәтлек, муллык, тигез тормыш, үзләре кебек матур, сәламәт балалар үстерүләрен телибез.
-
Төзүчеләр һәм чисталык булдыручыларны район башлыгы котлады
Төзүчеләр көне уңаеннан, районда төзекләндерү өлкәсендә актив эшләп килүче, бүгенге көндә районның үсешенә керткән уңышлары өчен Фәнис Сафиуллин, Илдар Шагиахметов, Радик Гәрәевлар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләгенә ия булдылар.
-
Район башлыгы юбилярны котлады
Чираттагы җомга киңәшмәсе район башлыгы Рәшид Заһидуллин рәислегендә үтте. Киңәшмәдә урып-җыю барышы, урамнардагы чисталык анализланды. Округларда уздырылып килүче халык җыеннарында яңгыраган сораулар һәм мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Геннадий Клементьевны 60яшьлек юбилее белән тәбрикләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
"Кунелем турендэ" 06.08.2014
-
Яшь парлар авылда кала
Гаилә корып, туып-үскән төбәгендә калырга теләүче яшь парлар саны арта бара. Ябалак авылыннан Шамил Галәүтдинов үзенең гомерлек яры итеп Балык Бистәсе кызы Гөлфия Хисамиеваны сайлаган. Авылда калучы бу яшь парларга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләре белән район башлыгы исеменнән Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды.