8 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Шәмбалыкчыда корбан ашы
8 ноябрь - җомга көнне Шәмбалыкчы мәчетенә 40 тан артык кеше корбан ашына җыелды. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар барлык шартын туры китереп догалар кылдылар, вәгазь тыңладылар, бу мәҗлесне оештыручыларга рәхмәтләрен юлладылар... (Тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз).
-
В спортзале Апастовской школы соревнования по борьбе на приз главы района
4 ноября в спортзале Апастовской школы снова было шумно и оживленно. В этот день здесь прошли традиционные соревнования по борьбе курэш среди учащихся на приз главы района. Этот вид соревнований - национальная борьба год от года приобретает все большую популярность. Некоторые наши земляки, занимающиеся на ковре с малых лет, теперь...
-
Апаска моңнар кайтты
Район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында оештырылган үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты узды. Сәхнә түрендә иң-иңнәр урын алды. Сәнгатькә гашыйк райондашларыбыз арасында 4 яшьлек сабыйны да, 92 яшьлек әби-бабайны да очратырга була иде. Сәхнәдән гармун, тальян моңы агылды. Никадәр талант ияләре яши икән бит тирә-юнебездә. Аеруча актив катнашкан авыл җирлекләре...
-
Украина һәм Белоруссия җирендә башын салган апаслылар күмелгән “Туганнар каберлекләре”ннән туфраклар кайтты
Мемориаль комплекс янында да тарихи вакыйга узды. Украина һәм Белоруссия "Туганнар каберлекләре"ннән кайткан һәм районга кайтып вафат булган райондашларыбызның каберлекләреннән алган изге туфраклар тантаналы шартларда Мемориаль комплекска урнаштырылды. Мәгълүматлар буенча Украина җирендә 250 райондашыбыз батырларча башын салган, Белоруссиянең Брест шәһәрендә Апасның 190 батыр улы җирләнгән. Туган якларына кайтып вафат булган...
-
Апаста ярминкә үтте
4 ноябрь райондашлар өчен истәлекле һәм тарихи вакыйгаларга бай булды. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылган чараларда олысы-кечесе теләп катнашты. Иртәдән үк район үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм шәхси хуҗалыклар төрледән-төрле продукция тәкъдим итте. Итен, сөтен, маен, яшелчә, җиләк-җимешен, салам, печән, ярмалар...