8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Камилә – “Дәү әни“дә кунакта
Каратун урта мәктәбенең 4 класс укучысы Камилә Вәлиева "Күчтәнәч" тапшыруында Дәү әни янында кунакта булып кайтты. Камиләне тиздән зәңгәр экраннарда күреп булачак.
-
“Йолдыз“ декабристы чәчәк ата
Ел саен көз белән кыш тартышкан, күңелләр чәчәкләргә, кояш нурларына сусаган бер вакытта, редакциябездә декабрист чәчәк ата. Быел да ул бүлмәне нурга күмде. Шау чәчәктә утырган гөлгә карап күңелләр күтәрелә. Сезнең өегездә нинди гөлләр чәчәк атты? Фотосурәтләр алышыйк!
-
Минем хыялым
Мин кайчан да булса, әле дөньяда булмаган, төрле заманнарга сәяхәт итә торган, вакыт машинасына эләгергә хыялланам. Ул машина дусларым белән мине үткән заманга, андагы истәлекле вакыйгаларга, патша, ханнар, аларның матур сарайлары, затлы киемнәре, алтын-көмеш бизәнү әйберләре, матур савыт-сабалары арасына алып кереп, кырыйдан гына булса да, күзәтеп кайтырга ярдәм итсен иде....
-
Бәйрәмнәр ике апаслы өчен үкенеч белән тәмамланган
Халык ноябрь бәйрәмнәрен ял иткәндә, районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары участок инспекторлары белән берлектә тәүлек әйләнәсе юлларда кизү тордылар. Шул ук вакытта Казаннан килгән ГАИ хезмәткәрләре дә эшләде. Салмыш шоферлар да тоткарланган. Бәйрәмнәр ике ир-ат райондаш өчен үкенеч белән тәмамланган.
-
Урланган мал...
Апас Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыклары, футбол кыры район үзәге балаларының яраткан урыннары. Бигрәк тә биредә төрле спорт уеннары кызыктыра аларны. Тик кайчакта биредә көтелмәгән хәлләр дә булгалый, балалар кеше әйберенә кызыгып куя... -Улыбызга туган көненә бик кыймәтле спорт велосипеды бүләк иткән идек. Бүген балабыз уенга онытылып китеп, шуны...