8 декабрь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 08.12.2017
-
Апас Каз өмәсе дәвам итә
Апаста районкүләм Каз өмәсе борынгы йолаларга тугры калып чишмә буена барып каз юу, борынгы уеннар белән башланып китте. Әнәле чишмәсе буе җыр-моңнарга күмелде. Район Мәдәният йорты фойесында авыл җирлекләренең күргәзмәләре урын алды. Шунда ук халык үз хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек тәкъдим итте. Каз, үрдәк, күркә түшкәләре, эч-башлары, сөт, каймак, эремчекне райондашлар...
-
Апаста 3D Кыш бабайлар ясадылар
Апасның бер урамында менә шундый кочаклашкан шат йөзле стерео-3D-Кыш Бабайлар алдан узучыны да, арттан узучыларны шулай сәламли, Яңа ел белән котлый. Аларның авторлары балалар арасында кечкенә генә конкурс игълан итте-кем иң беренче булып бу кар скульптурасын ясаучыларны танып белеп аларга хәбәр итә-кечкенә генә бүләкләре дә бар. Башладык, балалар!!! Ришат Җамалиев.
-
Кар яткач та бакчада эш төгәлләнәме?
Апас бакчачылар клубы кичә үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Клуб җитәкчесе Расыйх Латыйпов еллык башкарылган эшкә хисап тотты. Бергәләшеп киләсе елга эш планы билгеләнде һәм бертавыштан расланды. Бакчачылар клубы аерым алганда киләсе елда Апаста яхшы сортлы бәрәңге чәчүлеге үрчетү, халыкны районлаштырылган виноград үсентеләре белән тәэмин итү яклы. Ришат Җамалиев.
-
Дәүләки һәм Колчык арасындагы тимер юл кичүе ябыла
8 декабрь кичке 21.00 сәгатьтән алып 9 декабрьнең иртәнге 3.00 сәгатькә кадәр автотранспорт өчен Дәүләки һәм Колчык авыллары арасыннан үтүче тимер юл кичүе ябылачак. Бу вакыт аралыгында Каратун-Кильдураз тимер юлында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак.
-
ЛӘЙСӘН ТАИШЕВА ӘНИ БУЛДЫ!
Бүген "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды. "Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык", - дип сөйләде...
-
Әни белән эшкә мин дә киләм...
"Алтын алка" боз сарае шәфкать туташы Гөлнара Гаптелвәлиева үз эшенә җитди карый. Ул Апаска Йомралыдан килеп эшли. Аның улы Илмаз да биредә үк Апас яшь хоккейчылар секциясендә бик яратып спорт белән шөгылләнә. Ришат Җамалиев.
-
Баллы Тау итәгендә изге чишмә
Зур Күккүз авыл җирлеге чишмәләргә бик бай. Бүгенге көндә биредә барлыгы 20гә якын чишмә исәпләнә. Шуның 13-е халыкны чиста, саф суы белән тәэмин итә. Күккүзлеләр чишмәләрне тезекләндерүгә, чистартуга да зур игътибар бирә. Зөя елгасы буенда Баллы Тау итәгендә урнашкан Кече Күккүз авылы чишмәсенең тарихы еракларга барып тоташа. Авылның имамы Ильяс...
-
Алтын куллы осталар бар Апаста!
Апасның Батырлар аллеясында быел якташларыбыз-Социалистик хезмәт Геройларының дистәдән артык бюстлары куелды. Аларның постаментларын, Татарстан һәм район җитәкчеләре, Ленин һәйкәле һәм ордены кавалерлары белән атказанган апаслылар стелаларын менә шушы оста-Шәүкәт Җәләлов берүзе мәрмәр белән тышлады. Апасны матурлауда керткән өлеше моның белән генә битми әле аның-Апас музее янкормасы төзелешендә, башка объектларны бизәкләүдә...