9 декабрь 2017 яңалыклары
-
Табар-Черкене авылында яшәүче Клавдия Михайловна Молодцова Ил башлыгының Котлавын алды
Клавдия Михайловна, аның гаиләсе өчен бик зур бәйрәм бүген. Ул бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котлау өчен барлык туганнары, дуслары, балалары, оныклары бер табын артына җыелганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Клавдия Михайловнаны котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. -...
-
Апаста үткән көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле
Бүген Апас урта мәктәбендә районның көрәшче әтиләре Камил Нәҗмиев, Айдар Мөхәммәтшин, Илнар Сабиров, Руслан Нургалиев, Фәрит Вәлиев, Фәрит Салаватуллин призына балалар арасында көрәш турниры үтте. Биредә Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән районнарының барлыгы 120 якын яшь көрәшчеләр көч сынаштылар. Менә алар, жиңүче егетләр: 29 кг үлчәү категориясендә: 1 урын...
-
Апаслылар «Золотая сотня» конкурсында катнашалар. Аларга җиңәргә булышыйк!
Республикада «Золотая сотня» конкурсы бара. www.100rt.ru сайтына, "Голосование" разделына кереп, безнең райондашларга тавыш бирергә мөмкин. Садыйков Ленар - транспорт номинациясендә катнаша. Зайнуллина Лилия - авыл хуҗалыгы номинациясендә. Көн саен тавыш бирә аласыз! 16+
-
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы ишегалдында сыннар калкып чыккан
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы ишегалдында сыннар калкып чыккан Бу матурлыкны бакча тәрбиячеләре үзләре тудырган. Бирегә килгән һәркем әкият дөньясына кергән кебек була.
-
Апаста зур көрәш үтә
Бүген Апас урта мәктәбендә районның көрәшче әтиләре Камил Нәҗмиев, Айдар Мөхәммәтшин, Илнар Сабиров, Руслан Нургалиев, Фәрит Вәлиев, Фәрит Салаватуллин призына балалар арасында көрәш турниры үтә. Биредә Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән районнарының барлыгы 120 якын яшь көрәшчеләр көч сынаша. Турнирны район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин...
-
Апаста яшьләр кавыша
Зур Болгаер авылы егете Фаил Дәүләтҗанов гомерлек яры итеп Кайбыч районының Кошман авылы кызы Сиринә Яруллинаны сайлады. Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Фаил белән Сиринә яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен - Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар. Яшь...
-
Артыгын төямә - юлларны ватасыз диләр
Апас районы юлларында бүген "Весовой контроль" инспекциясенең күчмә пункты эшли. Йөк төялгән машиналар туктатыла һәм үлчәнә. Алар нормадан артык икән-акт-протоколлар төзелә. Штраф суммалары аз түгел. Юлларның сакланышы өчен бу бик үтемле чара булып санала. Ришат Җамалиев.