10 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Югары Балтай авылында яшәүче Мәрзия әби Шәрәфуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Мәрзия әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.
-
Район башлыгы Рәис Гафаровны юбилее белән котлады
Шушы көннәрдә Буа һәм Каратун базаларын берләштергән Буа нефтебазасының участок җитәкчесе Рәис Гафаров күркәм юбилеен каршылады.