10 февраль 2018 яңалыклары
-
Апасның ЗАГС бүлегендә язылышу тантанасы
Районның ЗАГС бүлегендә яшь гаилә язылышты. Алмаз һәм Чулпан Абдрахмановлар парлы тормышка аяк бастылар, гаиләләренең беренче документын алдылар. Алмаз - Казан егете, Чулпан - Тәтеш районы кызы. Загс бүлегенә әнә шулай күрше районнардан да килеп язылышалар.
-
Апаста узган “Россиянең Чаңгы Юлы-2018“ фоторепортаж дәвамы
-
“Россиянең Чаңгы Юлы-2018“ урыннар яулаган спортчыларның исемлеге:
9 еллык мәктәпләр арасында: Кызлар 1 урын - Гатиятуллина Гөлия 2 урын - Гатауллина Динара 3 урын - Биктимирова Аделя Егетләр 1 урын - Гатауллин Ильфат 2 урын - Нургалиев Раен 3 урын - Тимуршин Инзил Командалар арасында урыннар 1 урын - Чури Бураш 2 урын - Зур Күккүз 3...
-
Зур Күккүз балаларының курчак театры бәйгедә катнашты
Зур Күккүз авылы китапханәсе каршында курчак театры эшләп килә. Аны китапханәче Галия Җәләлиева җитәкли. Алар Абдулла Алишның "Сертотмас урдәк" әкиятен "Иделкәем" бәйгесенә тәкьдим иттеләр. Бәйгенең зона туры Кайбыч районында узды. Чыгышка жюри югары бәя куйды.
-
Апаслылар “Россиянең Чаңгы Юлы-2018“ гә кушылды
Районның олысын һәм кечесен берләштереп Апаста кышкы спорт төрләренең иң күп кеше катнаша торган чаңгы узышлары узды. Әлеге ярышта төрле яшьтәге спорт сөючеләр катнашты. Гаиләләре белән килүчеләре дә бик күп иде. Бу спорт чарасы елда безнең төбәгебездә үткәрелә. Чөнки безнең президентыбыз Владимир Путин ассызыклап үткәнче: "Массакүләм спортның дәрәҗәсе күпчелек кешеләрнең...
-
Апас балалары "Иделкәем"нең зона бәйгесендә
"Сәләт" балалар иҗат йортында Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендә эшләп килүче "Мушкетерлар" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Кайбыч районында "Иделкәем" бәйгесендә катнашты. Алар биредә уңышлы чыгыш ясап, Дипломга лаек булды.
-
"Йолдыз"ның туган көне!
Бүген Апас районы газетасы "Йолдыз" 86 яшлеген билгели! Менә инде 86 ел без сезнең белән бергә, кадерле укучыларыбыз! Районның тормышы, шатлыклы мизгелләре 86 ел дәвамында яктыртыла "Йолдыз" битләрендә. Бүген "Йолдыз"ыбыз котлаулар кабул итә)
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә. Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән. 2017 елда...
-
Борнаш урта мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды
Борнаш урта мәктәбенең 1 классында 10 бала белем ала. Алар уку елы дәвамында хәреф танырга, язарга өйрәнеп, бүген укытучылары, әти-әниләре каршында беренче имтиханнарын тоттылар, уңышлары белән уртаклаштылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Беренче укытучылары Гөлфинә Сәлимуллина аларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Гөлүсә Җәләлиева барлык әти-әниләр исеменнән укытучыларына рәхмәтен җиткерде, балаларны тәбрик итте.
-
Авыл җирлеге башлыгын тәбрикләделәр
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллинны күркәм юбилее белән котлап Рәхмәт хаты һәм бүләген тапшырды. Сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар теләде.
-
Җитәкчеләр бүләкләнде
Бик тә каты буран көннәрендә районның электр челтәрләре коллективы тәүлек буе эшләде. Утсыз калган авылларны тиз арада утлы итте, район халкы утсыз калмасын өчен бар көчләрен биреп эшләделәр.Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин район электр челтәрләре коллективы җитәкчесе Ленар Гаффаровка барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. Шулай ук...