10 апрель 2012 яңалыклары
-
Тимер атлар – ышанычлы кулларда
4 апрельдә Норлат шәһәрендә Татарстанның РОСТО (ДОСААФ) автоклассларында белем алучыларның һөнәри осталык конкурсы узды. Әлеге "Яшь автомобиль йөртүче - 2012" бәйгесендә безнең район данын яклап Апас техник мәктәбендә автомобиль серләрен өйрәнүчеләр Айзилә Зәйнуллина, Раил Нәбиуллин, Ленар Носов уңышлы гына чыгыш ясадылар. Мондый республикакүләм мәртәбәле ярышта беренче генә тапкыр катнашуларына карамастан,...
-
“Күпме күтәрергә ярый?..
"…Язгы чәчү көннәре җитә. Башкалар белән беррәттән ындыр табакларында, амбарларда авыл хатын-кызларын да эшкә кушачаклар. Ә закон буенча хатын-кызларга нинди авыр физик хезмәт башкарырга, күпме авырлык күтәрергә ярый? Чәчүлек тулы капчыклар бит бер дә җиңел түгел…" Укучыбыз соравына район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә: -Россия Законнары нигезендә сәламәтлеккә зыянлы...
-
“Бөек Петр”дан сәлам!
Кече Болгаер егете Рифат Фәйзуллин Төньяк диңгез флотының Североморск шәһәрендәге "Бөек Петр" ("Петр Великий") кораблендә сержант. Бирегә 2007 елда хезмәт итәргә килә ул. Хезмәт вакыты тәмамлангач та, өч елга килешү төзеп биредә үк кала. "Отпускага кайтып әниемә, туганнарыма булышып киләм, күңелсезләнергә вакыт юк. Хәзер тагын биш елга килешүне озайттым. Биредә...
-
СОРАУЛАРЫГЫЗ БУЛСА...
Агымдагы елның 14 апрелендә 9.00-14.00 сәгатьләрдә Апас районының суд приставлары бүлегендә районның өлкән суд приставы суд һәм башка оешмалар карарларына кагылышлы сораулар буенча гражданнар кабул итәчәк. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез.
-
ДҮРТЕНЧЕ ТУРНИР КУБОГЫ ТАГЫН АПАСТА!
Эшмәкәр Марсель Ногманов Апаста үзенең бүләкләренә 4 ел рәттән көрәш бәйгесе үткәрде. Чираттагысы - 7 апрельдә узган турнирда районнан 200ләп яшь көрәшче 10 үлчәү категориясендә бил алышты. Ярыш шартлары буенча, команда беренчелегендә җиңүче мәктәп командасына хәйрияченең Күчмә Кубогы да бирелде.