10 июнь 2025 яңалыклары
-
2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү тәмамлануга өч көн калып килә
Татарстанлылар 12 июньгә кадәр 2026 елда яңартылачак парклар, скверлар һәм ял итү зоналарын сайлый ала. Онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында дәвам итә. Сайлауга барлыгы 32 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән. Тавыш бирү тәмамлануга өч көн калып килә.
-
«Ак чәчәкләр» премиясендә Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда катнашуын сорадылар
Бүген ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясендә конкурс номинациясе лауреаты һәм РФ атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауларда катнашуына өмет белдерде.
-
Сөлгегә һәм пакетка төрелгән: күл буенда яңа туган сабый мәете табылган
Красноярск краеның Зыково авылы янында сөлгегә һәм пакетка төрелгән сабый мәете табылган. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.
-
Марат Яруллин котлаулар кабул итә
Җырчы Марат Яруллин котлаулар кабул итә. Артист өр-яңа машина алган.
-
Апас юлларында самокатта йөрүче балалар очрый
ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, җәй айларында юлларда имгәнү очраклары шактый арта.
-
Апаста “Игътибар, балалар!“ операциясе тәмамланды
“Игътибар – балалар!” операциясе 8 июньгә кадәр дәвам итте һәм аның кысаларында төрле профилактик чаралары оештырылды.
-
Сез түрендә безнең йөрәкнең
Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, безнең өчен иң якын, иң хөрмәтле сыйныф җитәкчебез, Закирова Айсылу Юныс кызы 10 июньдә күркәм юбилеен билгеләп уза.
-
Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче Азамат Заһиров вафат
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче егет Азамат Заһиров вафат булган. Ул туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булган. Биюче какы ашап агуланган һәм комага киткән, кире аңына килә алмаган. Кайгылы хәбәр белән Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты.
-
Апастан махсус операция зонасына кабат гуманитар йөк китәчәк
Хөрмәтле райондашлар! СВОда катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтү максатыннан район делегациясе 16 июньдә хәрбиләребез янына баруны планлаштыра.
-
Апаста кабат салмыш шофер очраган
Районның ДАИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада салмыш килеш руль артына утырган өлкән шоферга беркетмә төзелгән.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
10 июньгә һава торышы һәм ай календаре.