10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Апаста яшьләр язылыша
Апасның ЗАГС бүлегендә Тәтеш районыннан килгән парлар язылышты. Илназ Хәйбуллин һәм Алинә Гайнуллина гаилә юлына аяк басты. Хәйбуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, ак бәхетләр телибез.
-
Апаслылар “Балкыш“тан Диплом белән кайтты
6 сентябрьдә 20 кеше составындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар "Балкыш" фестиваленең зоналар буенча йомгаклау гала-концертында катнаштылар. Анда 8 районнан 300дән артык ветеран чыгыш ясады. Республика ветераннар Советы оештырган бу концертта сәнгать өлкәсендә зур абруй казанган жюри составы эшләде. Райондашларыбызның чыгышын алар зур кызыксыну белән карадылар, залда утыручы тамашачылар алкышларга күмделәр....
-
Евровидение 2017:Украина кайсы артистларга бәйгегә юлны япкан?
Украинаның кара исемлегенә кергән Россия артистлары Киевта узачак "Евровидение-2017 бәйгесендә катнаша алмаячак. Бу турыда Украинаның мәдәният министрлыгы башлыгы Евгений Нищук белдергән. Аның сүләренчә, "илкүләм иминлеккә куркыныч"ны Иосиф Кобзон, Олег Газманов, Николай Расторгуев, Михаил Боярский һәм Григорий Лепс тудыра. Чыганак: intertat.ru