10 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Селфи урынына... җансыз гәүдә
Уфада 17 яшьлек үсмер поезд өстенә селфи эшләргә менгәч һәлак булган. "Шакша" станциясендә ул йөк составы вагонына менгән. Дусларын шаккаттырмакча булып, шунда селфи эшләргә ниятләгән, ләкин ток сугып егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Чыганак: buinsk-tat.ru
-
Апаста өстәмә сайлаулар бара
Тутай, Сатмыш, Иске Йомралы авыл җирлекләрендә өстәмә сайлаулар бара. Сәгать 10.00 га 203 сайлаучының 131-е тавыш биргән, бу 65 % тәшкил итә.
-
Апас поликлиникасында иң башта аларга мөрәҗәгать итәләр
Үзәк поликлиникага йомышы төшүчеләрне теркәлү бүлегендә иң башта менә шушы сөйкемле белгечләр-Миңсылу Шакирова, Фәүзия Галиуллина һәм Гүзәл Мөхәммәтҗанова каршылый. Тиешле документлар рәсмиләштерү, пациентларга хокук һәм бурычларын аңлату, табибларга электрон чиратка язылуда ярдәм итү-аларның төп һөнәри бурычлары санала һәм бу белгечләр аны бик төгәл үти. Ришат Җамалиев.