10 октябрь 2014 яңалыклары
-
Апаста дини укулар үтте
Апаста 10-12 октябрьдә Татарстанның Идел аръягындагы 6 район хакимиятләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашында Ислам дине тарихы һәм бүгенгесе, экстремизмга юл куймау чараларына кагылышлы зур семинар-укулар үтә. Татарстан Президенты аппараты, төрле институт галимнәре Айнур Солтанов, Илдар Галиев, Казан дәүләт университеты, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Ринат Патеев, Антон Горин, Казан...
-
“Каенкай”да кунакта
Олы Болгаерның "Каенкай" балалар бакчасы коллективы, өлкәннәр көне уңаеннан, үзләрендә тәрбияләнүче нәниләрнең дәү әниләрен кунакка чакырды. Бирегә хәтта Кызыл Таудан, Иске Йомралыдан килүче әбиләр дә бар иде. Оныклары аларга бар сәләтләрен күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган күчтәнәчләр бирделәр. Дәү әниләр дә сер бирмәделәр, нәниләргә кушылып биеделәр, җырладылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, үтемле...
-
Коштавылында янгын чыккан
9 октябрь киченә Коштавылындагы торак йортта, хуҗа кешенең тәмәке тартканда саксыз эш итүе нәтиҗәсендә, янгын чыга. Ут телләре санаулы минутларда җәелә. Янгын сүндерү машиналарының вакытында килеп җитүенә, су сыешлыкларының тиешле таләпләргә туры килүенә карамастан, янгынчылар йортны да, аның каралтысын да, гаражын да саклап кала алмыйлар. Ә иң аянычлысы - 34...