11 март 2015 яңалыклары
-
Апас мәктәбендә Әлифба белән хушлаштылар
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 1 "А" классында "Әлифба бәйрәме" узды. Укучыларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр дә килде. Балалар үзләренең белем дөньясындагы тәүге сәләтләрен, уңышларын күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
-
Казанда “Адмирал” базары яна (+ФОТО, ВИДЕО)
Янгын сәүдө комлексының 1нче катында чыккан. Янгынның мәйданы 100 кв.м тәшкил итә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре базардагы халыкны коткару белән мәшгуль. Сәбәпләре ачыклана. Чыганак: http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2605215/ Фото:http://intertat.ru/tt/
-
Киләчәктә руль артында тәмәке тартуны да тыярга мөмкиннәр
Россия яшьләр берлеге канунга үзгәрешләр кертеп, руль артында тәмәке тартып баруны тыярга чакыра. Алар фикеренчә, тәмәкене алганда, аны кабызганда машина йөртүченең игътибары читкә юнәлә һәм шулай ук аннан чыккан төтен дә юлда барганда куркыныч тудырырга мөмкин.
-
Танай-Турайда яшәүче Хисамовлар район хастаханәсенә зур бүләк тапшырдылар
-Моннан 9 ел элек 13 яшьлек балабыз Раил урын өстендә калды. Аны терелтер, аякка бастырыр өчен кайларга гына бармадык, барысы да файдасыз, шулай язгандыр инде дип, язмышыбыз белән килешергә булдык. Безгә бик авыр чакларда район табиблары, авылыбыз шәфкать туташы, барлык туганнарыбыз улыбыз өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләделәр, рәхмәт барыгызга...
-
Март аеның беренче юбиляры – Акхуҗа авылында гомер кичерүче Фәймә әби Курамшина 90 яшьлеген каршылады
Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев һәм идарәче Илнар Хәсәнов та тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар.