11 июнь 2014 яңалыклары
-
"Кунелем турендэ" 11.06.2014
-
Кызыл Тауга солдат кайтты
Кызыл Тау авылы егете Азат Җаббаров хәрби бурычын Бурятия Республикасында, автомобиль гаскәрләрендә үтәде. Ул әле яңа гына туган авылына, әти-әнисе, дуслары, якыннары янына кайтты. Азат хәрби хезмәткә аграр көллиятне тәмамлап, повар-пешекче белгечлеге һәм кулына шоферлык таныклыгы алып киткән иде. Ул уку йортында алган белемнәр, укытучыларының киңәшләре хәрби хезмәттә бик нык...
-
Сабан туе Мөхәммәтҗановларга икеләтә бәйрәм булды
- Хәрби хезмәт дуслыкка, туган якның, әти-әнинең кадерен белергә өйрәтте. Бер ел вакыт зур тәҗрибә учагы булды, - ди әле Сабан туе көнне генә солдат хезмәтен тәмамлап, Туган авылы Югары Ындырчыга кайткан Нияз Мөхәммәтҗанов. Нияз авыл хуҗалыгы университетын Калининград өлкәсендә, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итте.
-
Бурычлыларга “ау”
Район пенсия фонды суд приставлары хезмәктәрләре белән берлектә пенсия фондына зур суммалы бурычлары булган шәхси эшмәкәрләргә "ау" оештыра. Бурычларны кайтарту максатыннан башланган айлыкта 80 шәхси эшмәкәргә рейдлар ясалды.
-
Коры көннәрдә аеруча сак булыгыз!
Табигатьтә артык эссе көннәр хакимлек итү, корылык хөкем сөрү сәбәпле, районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Халыктан аеруча да сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Су сыешлыклары тулы торсын, тәмәке төпчекләре, шырпы калдыклары тиешсез урыннарга тондырылмасын. Тал мамыгы бик тиз янып китәргә сәләтле, йорт, бина, урман, агачлыклар янында...
-
Карабай клубына – бүләк
"Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан Карабай авылы клубына теннис өстәле бирелде. Әлеге бүләкне Сабан туе мәйданында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов тапшырды. Яңа клубка, авыл яшьләре өчен менә дигән бүләк бу!
-
Кадрлар алмашы
Район суды судьясы булып Эльвира Нигъмәтҗанова билгеләнде. Ул әлегә кадәр 13 ел дәвамында район җәмәгать судьясы вазифасын башкарды.