11 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Чурибураш авылында чираттан тыш утырыш
Быел районда корылык булу инде дәлиләнгән факт. Әмма күпчелек очракта янгыннар кешенең үз ваемсызлыклары аркасында килеп чыга.
-
Апас районында мәчетләр саны арта
- Авыл халкы арасында әле дә бардыр элеккеге мәчетнең манарасы киселеп алу вакыйгасын истә тотучылар. Ул вакытларда кешеләрнең күңеленә нинди авырлык кереп калганын инде алар үзләре генә белә. Әмма заманалар үзгәрде, җәмгыять шәригать вә дин ягына борылды. Һәм менә без шушындый куанычлы вакыйганың шаһитлары. Бүген нихаять яңа салынган мәчетнең өстенә ялтыравыклы ае белән манара куела, - дип башлады сүзен Рөстәм хәзрәт Хәмидуллин.
-
Чүрибурашта печән һәм мунча янган
Чүрибураш авыл җирлегендә быел 5 янгын чыгу очрагы теркәлгән
-
Авыл фельдшер-акушерлары киңәште
Һәр айның соңгы атна башында райондагы барлык 57 фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре район баш табибы катнашында үтүче киңәшмәгә чакырыла. Авырып китүчеләр булса, гадәттә, район үзәгеннән “Ашыгыч ярдәм” бригадасын авыл шәфкать туташлары чакырта.
-
Апаста “Тоннель“ операциясе узды
11 сентябрь иртәсендә, 6.30-8.30 сәгатьләрдә Апасның Тукай урамы киселешендә “Тоннель“ операциясе узды
-
Иң күп һәм иң зур кабак үстерүче райондашларны бергәләп ачыклау максатыннан, “Көз хәзинәсе – бакча түрендә“ исемле бәйге игълан итәбез
Алтын көз муллыклары бакчада тәгәрәшеп ята
-
Апас районы балалары Лев Толстойның шигырьләрен яттан белә
Апас һәм Апас районы мәктәпләрендә Бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан күп чаралар узды.
-
Болынбалыкчыда янгын чыккан
Агымдагы елда районда 21 янгын очрагы теркәлгән. 1 кибет, 6 торак йорт, 4 сарай, 7 мунча, 1 гараж зыян күргән. Ике очрак өеп куйган печән яну белән бәйле.
-
Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» бәйгесе старт алды
Конкурста катнашучылар законнарны, шулай ук рус, татар телләрен һәм бер чит телне белү буенча тестлаштыру узачак.