11 октябрь 2013 яңалыклары
-
"Кунелем турендэ" 09.10.2013
-
Апасның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак
Корбан бәйрәме уңаеннан районыбызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укыла. Иртәнге намаз сәгатьтә 6да, бәйрәм намазы сәгать 8дә башлана.
-
“Йолдыз”га ташламалы бәядән язылырга соң түгел әле
16 октябрьдә район почта элемтәсе бүлегендә "Подписчиклар көне" үтә. Бу көнне киләсе яртыеллык өчен район газетасы "Йолдыз"га ташламалы бәядән язылырга соң түгел әле.
-
“Алтын алка” тәүге туган көнен бозда каршылый
12 октябрьдә "Алтын алка" боз сарае ачылуга 1 ел була. Шул уңайдан биредә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашулар үтәчәк. Апас, Каратун, Борнаш, Йомралының яшь хоккейчылары өчен җан атарга килегез!
-
Апас өлкәннәре кызып-кызып шашка-шахмат уйнады
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә 40 өлкән кеше катнашты. Өлкәннәр кызып-кызып шахмат фигураларын, шашка төймәләрен йөртте. Кемдер җиңде, кемдер җиңелү ачысын татыды. Ләкин беркемнең дә күңеле төшмәде. Чөнки бу спорт бәйрәме, очрашу, гапләшү, яңа дуслар табу бәйрәме иде. Узган елдагыдан аермалы буларак, быел ярышта...
-
Апаста “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә
- Наркомания өчен милли, географик һәм башка төрле чикләр юк. Наркотикларның яшь буын арасына үтеп керүе, гаиләләрне җимерүе, әтиләрне-әниләрне хәсрәткә салуы бик аяныч. Наркоманнарның киләчәге юк. Алар инде Ватан чикләрен дә саклый алмый, төпле гаилә башлыгы яисә назлы әни дә була алмый, хезмәтләрен дә тиешенчә башкармаячаклар. Наркомания - авыр хәлләрдән...
-
Иске Әнәле әбиләре китапны татарча сериалларга алмаштырмый
Барлык дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, китап укуга тугры калган өлкәннәр Иске Әнәле авылында бихисап. Алар китапны төрле-төрле сериалларга да, компьютерга да, замананың башка хикмәтләренә дә алмаштырырга теләмиләр. - Йотлыгып, аерыла алмыйча яраткан китабыңны уку, андагы геройлар өчен борчылу, алар белән бергә шатлану мизгелләре үзе бер ләззәт бирә, - диләр өлкәннәр....