12 февраль 2015 яңалыклары
-
Районда вакытлыча теркәлеп яшәүче чит ил гражданы рус теленнән аерым сынау тапшыра
Россия гражданлыгы яки Апаста вакытлы эшләргә рөхсәт алучы хәзер рус теленнән имтихан бирә. Россия Президентының Указы һәм Федераль закон буенча, Россия гражданлыгы алырга теләүче рус телен, ил тарихын һәм Законнарын белергә, аерым шартларны үтәргә тиеш дип билгеләнгән. Вакытлыча Россиягә килеп яшәргә һәм эшләргә теләүчеләргә дә кагыла бу таләпләр. Закондагы үзгәрешләр,...
-
Зур Күккүздә биатлон ярышлары булачак
Район әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы 14 февральдә Зур Күккүз наратлыгында үз Кубок-призларына чираттагы, унбишенче биатлон ярышлары үткәрә. Ярышларга барлык район урта мәктәп командалары чакырыла. Фото:http://rusfan.ru/posts/114532/
-
Йомралыда Рөстәм Мингазиев Кубок-призларына хоккей уеннары була
14 февральдә Йомралыда Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев Кубок-призларына мәктәп балалары арасында чираттагы, алтынчы хоккей турниры үткәрелә. Киң күңелле иганәче мәктәп һәм авыл хоккей командаларына зур бүләкләр өзерләп куйган. Уеннар 10.00 сәгатьтә башланачак. Фото:http://kraj.by/belarus/news/sport/arhiv/?page=74&viewcomments=view