12 март 2012 яңалыклары
-
Күп калмады инде…
Кояш язга таба алышты. Авыл кешесе, игенче бүген көн дә өй кыегыннан "тып-тып" тамган тамчыга карап бер сөенә, "Яз ничек килер, игенле ел булсын иде…", дип эчтән теләк тели. "Алга" хуҗалыгында да шулай. Һәм яз килүне кул кушырып көтеп утырмыйлар биредә, кырга чыгасы бөтен төр техника, җир эшкәртү, чәчү агрегатларын...
-
Зур сынаулар алдыннан
Казан Дәүләт федераль университеты белемнәрен сынау максатыннан 9, 11 сыйныф укучыларына тестлар үткәрә. Бу сынаулар районыбызда да уза. 11 сыйныф укучылары математика, рус теле, физика, җәмгыять белеме, 9 сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән тестлар чишәчәкләр. Бу - җаваплы сынаулар алдыннан белемнәрен тикшереп алырга зур мөмкинчелек.
-
Район тарихында икенчесе
Район мәгариф бүлеге бик матур традиция булдырды, 7 мартта үзенең күчмә Кубогына мәктәп командалары, укытучылар һәм мәктәп директорлары катнашында икенче тапкыр бик колачлы чаңгы ярышлары үткәрде. Апас аграр көллияте ишегалдына бу көнне 200гә якын спорт сөюче килде. Ярышларның максатын һәм тәртибен аңлатканнан соң, урманга таба сузылган чаңгы дистанциясендә күңелле ыгы-зыгы...