12 март 2013 яңалыклары
-
Хатын-кыз – тормыш чыганагы
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казан шәһәренең "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенә йомгак ясалды. Биредә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган гүзәл затларыбыз Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева белән очраштылар. Бәйрәм чарасында катнашып, рухланып,...
-
Булганына шөкер, булмаганы – булыр
Багыш фермасының бушап калган вакытлары да бар иде. Инде, шөкер, торак тутырып терлекләр кайтты, яңа, ит токымлы терлекләр үрчетүгә алынгач, авылда эш урыннары да артты. - Былтыр авылыбызда бик заманча итеп күпфункцияле үзәк төзелүне шатланып кабул иттек. Быел олы юлдан авыл үзәгенә кадәр яңа асфальт юл да салыначак. Райондагы тәртип...
-
Прокурор һөҗүмгә бара, военком сакка баскан...
"Алтын алка" Боз сараенда Апас һәм Биеш, Каратунның ветеран һәм яшьләр хоккей җыелма командалары арасында зур турнир үтте. Апасның ветераннар хоккей командасы составында уйнаган район прокуроры Ришат Шакиров, аның ярдәмчесе Илдар Булатов, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район Советы хезмәткәре Рөстәм Зәмдиханов, район саклык банкы вәкиле Рамил Хәбибуллин осталыгына тамашачылар...
-
САУЛЫГЫМ – БАЙЛЫГЫМ
"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә тын юллары белән авыручыларга ун көнлек дәвалау курслары билгеләгәннәр иде. Мин дә саулыгымны ныгыттым анда. Тиешле дәвалардан да, биредә эшләүчеләрнең ачык йөзләре, йомшак сүзләреннән дә бик канәгать калдым. Администрация вәкилләре дә, үзәкнең хуҗасы Хәйдәр Булатов та һәрчак сорашып, хәлебезне белеп тордылар, бик канәгать булып, сихәтләнеп кайттым", -...
-
КИЧ УТЫРДЫК – КҮҢЕЛ АЧТЫК
Кызыл Тау авылында Ришат һәм Рушания Ильясовлар гаиләсендә җырлы-биюле, уен-көлкеле кич утыру кичәсе узды. Бу кичәгә китапханәдә оешкан "Хуҗабикә" клубы әгъзалары, китапханә, клуб хезмәткәрләре катнашты. Кич дәвамында борынгы йолаларны искә алдык, каурый сыдырып, май канатлары ясадык. Эш барышында төрле кызыклы мәзәкләр, хәлләр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Ришат Сафин матур җырлары, Рафил...