12 март 2015 яңалыклары
-
Район сәхнәсендә “Сәләт” йолдызлары балкыды
Район мәдәният йортында "Сәләт"нең йолдызлары яна" исемле концерт булды. Биредә дәресләрдән соң "Сәләт" балалар иҗат йортына, төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар чыгыш ясады. Балаларның осталыгына, "Сәләт" хезмәткәрләренең тырышлыгына һәркем соклануын белдерде.
-
Казан «Адмирал»ындагы янгында апаслыларның да булуын тикшерделәр
Көчле янгында зыян күрүчеләр арасында апаслылар юк, дип хәбәр иттеләр район гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге бүлегендә.