Барысы да үзебез өчен
10 август көнне район мәдәният йортында район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашты. Биредә округларда булган очрашуларга нәтиҗәләр ясалды, шактый сораулар урында хәл ителде.
- Барлык мәсьәләләрне дә бер көндә генә хәл итеп булмый, күреп торабыз тормышларыбыз уңай якка үзгәрә бара, урамнарыбыз көннән-көн ямьләнә, уңайлылыклар арта. Сездән килгән сорауларның барысы...