12 декабрь 2014 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 12.12.2014
Күпме булса җирдә изге теләк- Без телибез Сезгә барын да. Ап-ак карлар кебек бәхет яусын Туган көннең һәрбер таңында.
-
Апаста бүген яуган бозлы яңгыр шаккатырды
Бүгенге һава торышы, бозлы яңгыр халыкны шаккатырып, борчуга салды. Тәрәзә пыялаларына боз катты, ә машиналар исә бозга күмелде. Машина йөртүчеләр машиналарын боздан арындыргач кына кузгалып китә алдылар. Җәяүлеләргә дә аеруча сак йөрергә туры килде. Мондый һава торышы иртәгә дә сакланачак. Апаста бозлы яңгыр, һаваның температурасы 0, +1 булыр дип көтелә....
-
Апас кибетләре Яңа елга кызыклы бүләкләр тәкъдим итәләр
Безнең иганәчебез Светлана Әхмәтшинаның "Апельсин"дагы 2 А павильонда ни генә юк! Яңа ел сувенирлары Савыт-сабалар! Көнкүреш химиясе товарлары! Балалар уенчыклары! Реклама шартларында. Фото:https://www.google.ru
-
Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык район халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Конституция - ул илнең төп Законы. Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә гражданнар тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телим.