13 октябрь 2015 яңалыклары
-
"Татарстан – Яңа гасыр" каналы күрсәтми башлый
Татарстанда "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы һәм "Болгар радиосы" радиопрограммасы трансляция эшен туктатып тору планлаштырыла. Әлеге уңайсызлык иртәгә, 14 октябрьдә, 3:00-14:00 сәгатьләрдә тудырыла һәм планнан тыш төзәтү-профилактика эшләре башкарылу белән бәйләп аңлатыла. Бу хакта Россия коммуникацияләр күзәтчелегенең Татарстан идарәсеннән хәбәр иттеләр , - дип яза intertat.ru.
-
Апаста кич белән яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүлеләр тоткарланган
Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары барлык машина йөртүче һәм җәяүле апаслыларны гадәттән тыш сак булырга чакыра. Көзге һава торышының шактый начараюы, көннәрнең кыскаруы нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре булуы мөмкин. Бу көннәрдә район ЮХИДИ бүлеге вәкилләре дә районда "Җәяүле" дип аталган махсус чара үткәрделәр. 10 көн дәвамында барган акция кысаларында алар җәяүлеләр катнашындагы...