13 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Ишеттеңме, күрдеңме, хәбәр ит!
12-23 ноябрь көннәрендә Бөтенроссия наркотикларга каршы "Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясе бара. Төп максат - наркомания проблемасына халык игътибарын җәлеп итү һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә чик кую. Шулай ук халык үзләрен борчыган сорау буенча сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эше буенча белгечләргә мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч...
-
ӨЛКӘННӘРНЕҢ ИХЛАС СӨЕНЕЧЕ
Рәсәй Президентыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарына юбилейлары уңаеннан котлаулар килү дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә Котлау открыткалары һәм район башлыгының бүләкләрен Апастан Мөршидә апа Сибгатуллова, Зинаида Школьникова, Шыгайдан Саймә апа Якупова олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алдылар. Бу тәбрикләүләрне аларга район...
-
БӘЛӘКӘЙ ӘМИР – 160 НЧЫ!
Хезмәттәшебез Ләлә Әнәле авылы егете Алмаз Сафиуллинга тормышка чыгып матур гаилә корып җибәргәннәр иде. Бу көннәрдә ямь өстенә ямь булып дөньяга бер нәни кеше аваз салды. Аларның уллары Әмир туды. Әмир быел район буенча 160 нчы бәләкәч. Яшь әти-әнигә исәнлек, тигезлек телибез. Нәни Әмир нәсел дәвамчысы булып исән-имин үссен.
-
Саннар дөньясы аңа чит түгел
Рәмзия Бикчәнтәева 3 дистә елдан артык саннар дөньясында кайнап яши. Анардагы төгәллек, гаделлек, тәвәккәллеккә күпләр сокланырлык. Беренче хезмәт юлын сатучы булып башлый ул. Казан кооператив техникумын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызны хезмәттәшләре дә, сатып алучылар да хөрмәт итәләр. Әлеге системадагы барлык нечкәлекләрне төшенеп, акрынлап хезмәт баскычлары буйлап югарыга күтәрелә ул....
-
“СВИЯГА” СЕР БИРМИ, ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛА
«Алтын алка» Боз сараенда ООО "Ак-Барс страхование" кубогына Идел буе Хоккей Лигасының беренче әйләнеш икенче уены узды. Биредә Апасның "Свияга" һәм Казан шәһәренең ТРЕЙД, Питрәч районы хоккей командалары катнашты. 6 команда бер-берсен уздырып, җиңү өчен көрәште. Кискен барган ярышта 6:4 исәбе белән Апасның "Свияга" командасы җиңү яулады.
-
Фердинанд, Илсур, Алсуларга лаеклы алмаш үсә
Район мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесенең Гала-концерты узды. Биредә сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган нәниләр катнашты. Район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат үзәге, балалар бакчасы коллективлары, тәрбиячеләр, музыка белгечләре, әти-әниләр бердәм булып әлеге концертның эчтәлекле һәм оешкан төстә узуына зур өлеш керттеләр. Балаларның киемнәре күз явын алырлык, үзләре сайлаган...