14 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
"Алтын алка" боз сараенда Яңа елны искечә каршы алу булып узды
"Алтын алка" боз сараенда Яңа елны искечә каршы алу уңаеннан массалы шуу-дискәтүк булды. Әти-әниләре, дәү әти-дәү әниләре белән килгән балалар, яшьләр, өлкәннәр уйнап торган утлар, дәртле музыка астында рәхәтләнеп бии-бии шудылар. Күрше Тәтеш районыннан, районыбыз авылларыннан килүчеләр дә бар иде. Шунысы сөенечле гаиләләре белән ял итүчеләр күп иде биредә.
-
Иске Әнәле балалары күңел ачты
Иске Әнәле авылында "Сагынып көттек ел буе" дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Китапханәче Миләүшә Гыймадиева Радик Фәсхетдинов ярдәме белән оештырган әлеге кичәдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, биеде. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен дә күңел ачу чаралары бар иде.
-
Апасның ЗАГС бүлеге Яңа елда беренче туу турындагы таныклык бирде
Свияжный бистәсеннән Шәриф һәм Фәридә Шәрәфиевлар икенче кабат әти-әни булу бәхетенә ирештеләр. Бәхетле гаилә улларына Айнур дип исем бирде. Алар Яңа елда ЗАГС бүлегенә беренчеләрдән килеп, балаларының туу турындагы таныклыгын алды. Әлеге гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә бирелде. Айнурның бәхетле, тәүфиклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.
-
Апаста беренче бәләкәч туу турындагы таныклык алды
2018 ел Түбән Барыш авылында яшәүче Алсу Зиатдинова һәм аның тормыш иптәше Наилгә бәләкәч бүләк итте. 2 гыйнварда аларның кызлары Диләрә дөньяга аваз салды. Район ЗАГС бүлегендә туу турындагы таныклык та иң беренчеләрдән булып аларга язылды. Гаиләгә Кызыл туйларын билгеләп узучы парлар тарафыннан әзерләнгән бүләк тә бирелде. Диләрәнең сау-сәламәт, бәхетле...
-
ТИКШЕРҮ ЭКСПЕРИМЕНТЫ - РЕЦИДИВИСТ КОТЕНОВ ЧАҢГЫ БАЗАСЫНДА 29 ЯШЬЛЕК ГӨЛШАТНЫ НИЧЕК ҮТЕРГӘНЕН КҮРСӘТӘ
Тикшерү астындагы зат 29 яшьлек хатын-кызның бугазын ничек итеп шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтте. Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтергән Данила Котенев тикшерү эксперименты вакытында үзенең ничек җинаять кылганын күрсәтеп-тасвирлап бирде. Бу хакта "Татар-информ" яза. Котенев чаңгыда шуган Котенкованы көчләү өчен ничек итеп башына шешә...