14 апрель 2015 яңалыклары
-
Районыбызның “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу башланды
Хөрмәтле райондашлар! Безнең газета үзебез яшәгән районыбыз тормышы, вакыйгалар, кеше язмышлары белән сугарылып иҗат ителә. Без районыбызда барган бер генә вакыйгадан да укучыларыбызны читтә калдырмыйбыз. Алга таба да сезгә "Йолдыз"ыбызны тагын да кирәклерәк, файдалырак, кызыклырак итү өчен бар көчебезне куеп эшләргә әзербез. Ә киләсе яртыеллыкка сез "Йолдыз"га языласызмы? Бу хакта...
-
Районда үз игътибарсызлыгы аркасында 14 кеше паспортсыз калган
Районның миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин сүзләренчә, быел районда 14 кеше паспортын югалткан. Урлатучылар юк. Шунысын да онытмаска кирәк, хәзер паспорт югалту, ягъни, яңасын алу 1500 сумга төшә. Әле бу суммага 300 сум штраф та өстәләчәк. Игътибарсызлыкның бәясе - кыйммәт. Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxaWZvWEN0a2V5Y2VUMDhnOGlxT2l1cDZTQU5MdWVwNEVTVTczb1pabUc4cFFZWks4bW1JMmlKVzNWeVVhcXZEVjJWMGFkQW1QSTkxRWFNbGtGMnhjV0xVS0RYRXJ4bDZNMm9ENEJ5dTl6OVM&b64e=2&sign=de58f420d23976d59568c333f2cfd2f6&keyno=0
-
Кайбер апаслыларның руль артында игътибары җитеп бетми
Юл сакчылары соңгы вакытта артка чигенгәндә туктап торучы машинага бәрелгән ике очрак белән очрашкан. Аның берсе Дәүләки авылында, икенчесе - Апасның Салават Кәримов урамында теркәлгән. Машинаны куеп калдырганда да, хәрәкәт иткәндә дә саклык кирәк. Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdWtta21PaXk5aTNkTWxtYWgxLUZpQ3VOMEZ3SS13dEVIekpPekhDM2VtXy15a1I4MEVlOG1GQnFlX3NSOWpVd3FxeThxa1R6WEctUThfU0VIdUFEWWJNUHRaY0gzZHhfUQ&b64e=2&sign=6e35e03d2bc17a5f392d767ff82eff50&keyno=0
-
Бүген Апаслылар “Башваткыч”та “баш ватачаклар”
Бу сәгатьләрдә бер төркем апаслылар Казанга "Башваткыч" тапшыруына барырга җыеналар. Тапшыруда төп уенчылар булып Рәмис абый Ногманов, Земфира Мөхәммәтшина, Гөлинә Шәрәфуллина катнашачак. Ә калганнар исә алар өчен җан атып утырачаклар. Без алар уңышлы сәфәр теләп калабыз! Фото:http://tnv.ru/tat/main1/katalog/informacionnye9/bashvatkych/
-
Апас мәктәбендә буыннар очрашуы
Апас мәктәбендә район үзәгендә яшәүче сугыш чоры балалары мәктәп укучылары белән очраштылар. Өлкәннәр үзләре кичергән кыенлыклар, ачлы-туклы эшләп, укып йөрүләре турында күз яшьләре аша сөйләделәр, сугыш чоры җырларын җырладылар. Укучылар да өлкәннәргә җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Очрашудан һәркем канәгать калды.