14 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сайлыйбыз да, ял да итәбез
Район үзәгендә 4 сайлау участогы урын алган. Апас урта мәктәбе, үзәк китапханә, район мәдәният йорты, район хәрби комиссариаты биналары янында тулы тормыш кайный. Апас урта мәктәбе янында укытучылар һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт бара.
-
Апас районы сайлаучылары активлык күрсәтә
Апас районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар дәвам итә. Көндезге сәгать 12гә барлык сайлаучыларның 80,55 проценты тавыш бирде. Бигрәк тә Әҗем, Борнаш, Түбән Биябаш, Тутай участокларындагы сайлаучылар активлык күрсәтте.
-
Апаста 6 сайлау участогында электрон тавыш бирәләр
Апас районының 6 сайлау участогында - Колгына, Кече Күккүз, Идрәз, Коштавылы, Танай-Турай, Түбән Барыш авылларында электрон тавыш бирү бара. Халык көндәлек мәшәкатьләргә чумганчы ук сайлау участокларына килергә тырыша. Һәрбер сайлаучы чәй өстәле янында урын ала. Алар өчен сайлау очрашу, аралашу чарасы да. Рәзинә Вәлиәхмәтова сайлауга тәүге тапкыр килгән. Бу көн...