14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Зур югалту
Мотыйгуллин Фәрит Әһлиулла улы Шушы елның 14 ноябрендә, 57 яшендә, өч дистә елга якын өлкән мастер стажы булган, Апас аграр көллиятендә 23 ел дәвамында студентларга белем биреп, дистәләгән, йөзләгән һөнәр иясе хәзерләгән Мотыйгуллин Фәрит Әһлиулла улын аяусыз үлем якты дөньядан алып китте. Кырыс, таләпчән, игелекле, үз эшенә бирелгән кеше иде...
-
Чиксез хөрмәт иясе Зиннәт абый
Бүген, район хакимиятендә үткән җомга киңәшмәсендә районыбызның олы хөрмәт иясе, сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллинга район башлыгы Рәшид Заһидуллин Беларусь Республикасын немец-фашист басып алучыларыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан күрсәткән батырлыгы өчен медаль һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенконың котлау хатын тапшырды.
-
Истә... Әле һаман да истә...
Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануга 25 ел тулу истәлегенә бу коточкыч хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга медальләр тапшырылды. Таш кыялар арасында кичергән газаплар бүген дә йөрәкләрендә сыкрый, минут эчендә күз алдында өзелгән яшь гомерләр бер генә дә исләреннән чыкмый аларның.
-
Район укучылары белемнәрен сыный
Район мәктәпләре укучыларының Бөтенроссия һәм республикакүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. Әлегә районның барлык мәктәп укучылары район күләмендә белемнәрен күрсәтәчәк. Бүген исә укучылар геология фәне буенча белемнәрен сынадылар.
-
Апас яшьләре “Юк!” дия
Апас мәдәният йортында "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында бәйге үтте. Мәктәп командалары сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлтелгән чыгышлар әзерләп, плакатлар ясап килгәннәр иде. Нәтиҗәдә, Зур Күккүз мәктәбе - беренче, Каратун мәктәбе - икенче, Апас мәктәбе - өченче урынга чыкты. Барлык командаларга да актив катнашканнары, белемле һәм сәләтле булганнары өчен Мактау...
-
“Свияга” һәм “Динамо” – Апас бозында
15 ноябрь, шимбә көнне, 13.00 сәгатьтә "Алтын алка" боз сараенда хоккей ярышлары була. Апасның "Свияга" командасы Казанның "Динамо"сы белән очрашачак. Тамаша кылырга, апаслыларга көч биреп торырга килегез!