15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Апаслылар чыршыкай белән саубуллаштылар
13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу - искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бу чара театральләшкән тамаша белән башланып китте. Иске һәм Яңа ел символлары булган Ат, Кәҗә һәм Сарык, Кыш бабай һәм Кар кызы халыкны көлдерде дә, уйландырды да. Мәйдан каршында җыр-моң тынып тормады, "Сәләт"...
-
Районда үткән “Иң яхшы хат ташучы” һәм “Иң яхшы почта бүлекчәсе” республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
"Татарстан почтасы", "Татмедиа" тарафыннан игълан ителгән "Иң яхшы хат ташучы" һәм "Иң яхшы почта бүлекчәсе" республика бәйгесенең район турына нәтиҗәләр ясалды. 2015 елның беренче яртыеллыгына "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына иң күп яздыртучы өч хат ташучы һәм бер почта бүлекчәсе баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева кулыннан Мактау грамотасы белән бүләкләр алдылар. Борнаш авылы...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 16.01.2015
Бәхет иле гомерлеккә Ачсын үзенең кочагын. Яшик әле сүндермичә, Җылы гаилә учагын.
-
Апаста Ленар һәм Гөлназ Хантимеровларның игезәк уллары туды
Апас муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ленар һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Хантимеровлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды. Аларның игезәк уллары туды. Сабыйлар 14 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә дөньяга аваз салды. Нәниләр икесе дә 2 килограмм 200 грамм авырлыкта. Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз, сөенечләрен уртаклашабыз!
-
Морзалардан Рәшидә әбигә 90 яшь тулды
Морзалар авылынды гомер кичерүче Рәшидә әби Әхмәдуллина 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. - Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, сугыш елларында барлык чордашларым кебек окоп та казыдым, урман да кистем. Авыр хезмәткә адәм баласы чыдый икән. Шөкер, бүгенге матур тормышны да күрергә насыйп булды, - ди Рәшидә әби. Биш баласы, 11...
-
Апас боз сараенда үзенчәлекле бәйрәм үтте
12 гыйнвар кичендә боз сараена искечә Яңа елны каршылау уңаеннан бик күп райондашлар җыелды. Биредә кулларына тимераяк тоткан балаларны гына түгел, аларның әтиләрен-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен, апа-абыйларын да очратып була иде. Гаиләләре белән килүчеләр күңелдә аеруча соклану уятты. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, хәтта ерак авыллардан килүчеләр дә бу манзара-тантананың...