15 март 2017 яңалыклары
-
“Ашыгыч ярдәм“ кая ашыга?
Апас үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләре бүген төшкә кадәр 8 чакыру кабул иткән. Аларга күбрәк кан басымы күтәрелгән райондашларга ярдәм күрсәтергә туры килгән. Хезмәткәрләр соңгы арада хроник авырулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәюен белдерде.
-
“Салават күпере“ бакчасы нәниләре янгын сүндерү бүлегенә бардылар
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән группа балалары тәрбияче апалары белән район янгын сүндерү бүлегенә экскурциягә бардылар. Биредә эшләүче абыйлар аларны эш тәртибе, янгын сүндерү машиналары белән таныштырдылар. Шырпы белән уйнасаң бик аянычлы хәлләр килеп чыгуы турында аңлаттылар. Балалар сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.
-
Апас районында берәүнең юлына кабан дуңгызы чыккан
Сатмыш авылы янәшәсендә, караңгы вакытта "КИА" машинасы кабанга барып бәрелгән. Шофер кабанны күреп алса да, туктап өлгерә алмый. Нәтиҗәдә, кыргый хайван кача, машинага өлешчә зыян килә. Соңгы вакытларда юлларда кабан һәм куяннар күбәюе мәгълүм. Юлларда сак булыгыз!
-
Яңа бәйге!!! “Орхидеям чәчәк атты“
Яз кояшына үрелеп, күзләрне генә түгел, җанны, күңелләрне дә иркәләп, тәрәз төбен тутырып гөлләр чәчәк атты. Арабызда орхидея гөлләре үстерергә яратучылар да бардыр. Әйдәгез, шушы матур чәчкәләрне фотога төшереп, безгә бәйгегә юллагыз! Ә иң матур гөл хуҗасын бергәләп ачыкларбыз!
-
Апас балалары республикакүләм “Дулкыннар“ бәйгесендә
Башкалада республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу туры узды. Биредә безнең районнан да балалар катнашты. Бәйге быел Рәзил Вәлиев иҗатына багышланды. Укучылар аның шигырьләрен һәм җырларын башкарды.
-
Аюкөйдергәннән Бибинур әбигә 90 яшь тулды
Аюкөйдергән авылында яшәүче Бибинур әби Гафарова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу олы бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе Илшат Вахитов һәм Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да изге теләкләре, күчтәнәчләре белән...
-
Апас мәктәбе укытучысы Гөлүсә Галләмова финал бәйгесендә
13 мартта Казанда "Рәсәйнең ел укытучысы" конкурсының региональ финал бәйгесе башланды. Бәйгедә Татарстан буенча 58 укытучы "Ел укытучысы" исемен алу өчен катанашалар. Безнең районнан бу бәйгедә Апас мәктәбе укытучысы Гөлүсә Галләмова көч сынаша. Аңа уңышлар телибез. Бәйге нәтиҗәләре 17 мартта билгеле булачак. Гөлзада Гатауллина.
-
Язгы каникуллар башлана
Балаларның көтеп алынган язгы каникуллары башлана. Аны хәвеф-хәтәрсез, имин уздыру өчен әти-әни, гаилә, җәмәгатьчелек һәм бала үзе дә зур өлеш кертсен иде. Каникул көннәрендә балаларыбызның онытылып уйныйсы да, йөгерәсе-чабасы да килә. Ләкин шул ук вакытта саклык һәм игътибарлык кагыйдәләрен дә исләренә төшереп тору мөһим. Балаларны елга, күл буйларында уйнаудан тыйсак...
-
Чурибураш мәктәбе укучысы Диплом алып кайтты
Чурибураш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илдар Фәйзуллин (җитәкчесе Гүзәл Шәфигуллина) "Үз милләтен данлаган татарлар" икенче регионара фәнни-практик конференциядә язма эше белән катнашып I Дәрәҗә лауреат исеме алып Диплом белән бүләкләнде. Аны КФУ профессоры В. Габделхаков тапшырды һәм уңышлар теләде.