15 июнь 2025 яңалыклары
-
Апаста чираттагы “Тоннель” узды
Район юлларында “Тоннель” операциясе еш уза. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, “Тоннель” операциясе барышында шоферларның ни дәрәҗәдә юл кагыйдәләрен үтәүләре игътибарга алына, райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан, профилактика-аңлату эшләре алып барыла, кагыйдә бозу очраклары кисәтелә.
-
15 июнь көнне хезмәттәшебез Вәлиева Гөлназ Фатых кызы туган көнен билгеләп узды
Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлназ! Гомер бәйрәмең-туган көнең котлы булсын! Сиңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, шатлык-куанычлар, балаларыңның игелеген күреп, дус-туганнар хөрмәтен тоеп, тигезлектә, муллыкта озын-озак яшәргә язсын.