Районда балаларның ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан өч янгын очрагы теркәлгән
Район янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев белдерүенчә, балаларның ут белән уйнавы, саксызлык аркасында өч янгын очрагы теркәлгән.
21 июльдә Апаста "Газель" машинасы яна", дигән хәбәр кергән. Тикшерү эшләре алып барганда, 5 яшьлек баланың әнисе зажигалкасын верандада, бала күзе төшәрлек урында калдыруы билгеле булган. Күзәтүсез калган бала аны табып, кабызып...