15 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Һөнәреңне яратсаң, авырлыклар сизелми
17 ноябрь - участок уполномоченныйлары көне. Әлеге хезмәт оешуга быел 89 тула. Район эчке эшләр бүлегендә Ринат Гәрәев җитәкчелегендә 8 участок уполномоченные эшли. Алар тырышлыгы белән 10 айда 30 җинаять эше ачылган, 1158 административ протокол төзелгән, халыктан кергән 762 мөрәҗәгать тикшерелгән. Участок хезмәткәрләренең төп максаты - һәрчак халык, җәмәгатьчелек арасында...
-
ЧЕЛТЕР-ЧЕЛТЕР ЧИШМӘ АГА
Чишмәләргә, табигый су чыганакларына игътибар елдан-ел арта. "Иске Әнәле белән Апас арасындагы елга ярында, зур топольләр янәшәсендәге мул һәм тәмле сулы чишмә дә төзекләндерелде, чистартылды, зәвык белән эшләнде. Игелекле кешеләргә мең рәхмәт", - дип хәбәр итте безгә Апастан Илсур Гатиятуллин.
-
Иҗат юлыгызга ялкын сибеп, Уңыш арты яңа уңыш килсен
Апас тамашачысы халык театры һәм театрның талантлы режиссеры Миләүшә Гарәфи кызы Алиуллина белән горурлана ала. Ул 33 ел Апас мәдәният йортында режиссер булып эшләде. Миләүшә куйган спектакльләрне, ул язган сценарийларны, алып барган кичәләрне санап кына бетерерлек түгел. Сабыр холыклы, тыйнак бу кыз районыбызның халык театрын республикада иң беренчеләр рәтенә чыгарды....
-
Сыйлы көнең сыер белән, сөт, каймак һәм май белән
Иске Йомралы бүлекчәсенең сөтчелек фермасында югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Хезмәт итү өчен биредә барлык шартлар да бар. Тиешенчә төзекләндерелгән, чиста тораклар, азык муллыгы күп сөт алуга этәргеч бирә. Башка бүлекчә савымчыларыннан аермалы буларак, монда дистә еллар дәвамында гаиләләре белән эшләүчеләр күп. Зөлфия һәм Рәмис Фәтхуллиннар әнә шундыйлардан. Алар үз группаларында,...