15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Апаста референдум уңаеннан җыен булды
Районыбыз, авылларыбыз елдан-ел үзгә төс ала, күркәмләнә, яшәү, тормыш итү өчен шартлар арта бара. Күпчелек уңайлылыкларның үзара салым акчасына булдырылуын хәзер күпләр яхшы аңлый. Быел районда, барлык республикадагы кебек үк, яз башында үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда...
-
“Дүрт тәгәрмәчле җан дустым“ бәйгесенең җиңүчесе билгеле
Иң күп тавышны Каратун ашлык кабул итү пунктыннан Марсель Гайсин җыйды. Борнаштан Фәргать Гобәйдуллин һәм Шәмбалыкчыдан Марат Хәйруллин да җиңүчеләр рәтендә. Оста куллы, техника белән мавыгучы райондашларыбыз турында газета битләрендә язып чыгарбыз. Шулай ук бүләкләнү көне дә алдан хәбәр ителәчәк! Безнең шылтыратуын көтегез!
-
Апаслылар бөек композиторны онытмый
1 ноябрь көнне Апастан мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәләхетдинов белән Тутайның Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гөлсия Гайнуллина Сара Садыйкованың каберенә - искә алу чарасына бардылар. Бу чарада бик күп сәнгать кешеләре катнашты, алар арасында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская да бар иде. Иң җылы хис, чыгышлардан соң композиторның каберенә чәчәкләр...
-
Апас балалар китапханәсендә яңа өстәл курчак театры
Апас эшмәкәре Фәнис Галәветдинов Апас балалар китапханәсенә өстәл курчак театры бүләк итте. Бик матур пәрдә-ширмалы сәхнәдә хәзер китапанәчеләр һәм биредә оешып килүче Апас балалар курчак театры нәни артистлары төрледән-төрле әкиятләр буенча спектакльләр әзерли һәм төрле чараларда куллана.
-
Апастагы фонтаннарны кышка әзерлиләр
Апас районында бүген барлыгы 21 фонтан исәпләнә. Район ветеринария идарәсе, үзәк хастаханә каршындагы фонтаннар кышны әнә шундый хәлдә каршылыйлар. Кышкы суыклар, кар-бураннар алар халәтенә зыян салырга тиеш түгел. Чөнки киләсе язда да алар тагын матур утыргычлары, су челтерәве белән апаслылар күңелен күтәрәчәк, тирә-юньгә ямь өстәячәк!
-
Апас хастаханәсе үзгәрде
Апас ике катлы үзәк поликлиника һәм 3 катлы дәвалау-стационар, административ һәм хуҗалык корпуслары тулысынча җылытылып 3 төсле матур калай сайдинг, металлогранит белән тышланды. Биналар эчендә агымдагы ремонт эшләре дәвам итә. Ел ахырына кадәр биредә бик күп үзгәрешләр булачак әле. Татарстан хөкүмәте халык сәламәтлеге сагында торучыларның эш шартларын яхшыртуга, дәүләт социаль...
-
Апаслылар Ана капиталының 25 меңен алырга гаризаны 30 ноябрьгә кадәр тапшырырга тиеш
Район пенсия фонды бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Ана капиталының 25 мең сумын алу өчен гариза тапшырырга ике генә атна вакыт калып бара. Сертификатка хокукы булган гаилә, әгәр дә Ана капиталын тулысынча файдаланмаган булса, 30 ноябрьгә кадәр гариза тапшырырга тиеш. гаризаны пенсия фонды бүлекчәсенә килеп тә, электрон юл белән дә тапшырырга мөмкин.
-
Күккүз кызы Илүзә Гәрәева җиңеп кайтты
Зур Күккүз мәктәбе укучысы Илүзә Гәрәева республика күләмендә узган "Илһамият" конкурс-фестивалендә катнашып, беренче урынга лаек булды. Илүзә җыр бәйгеләрендә еш катнаша. Аның әһәңле тавышы бу юлы да жюрины әсир итте.
-
Апас музее зураячак
Апаста 2005 елда төзелгән "Туган якны өйрәнү" үзәк музеен киңәйтү зарурлыгы турында Татарстан хөкүмәтенең Карары кабул ителде. Әнәле ягыннан төп бинага 150 квадрат метрдан да ким булмаган янкорма өстәп төзеләчәк, аның түбәсе үзгәртеп корылачак. Әлегә кадәр үзәк музейның гомуми мәйданы 433 квадрат метр тәшкил итеп, биредә һәммәсе якынча 30-50-100 квадрат...