15 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апаста яшәүче нәни Ислам бик еш кына: “Әни, мин кайчан күрә алам инде”, – дигән сорауны кабатлый
Нәни Ислам куллары белән һаман яктылыкка үрелә. Аның бар нәрсәне дә үз күзләре белән күрәсе, әнисенең һәм якыннарының йөзенә тутырып-тутырып карыйсы, дөньяның матурлыгын ничек бар, шулай тоясы килә. Кыш бабай килүен дә зарыгып көтә, анардан да айпадлар, планшетлар, кыйммәтле-кыйммәтле уенчыклар сорамый ул. Бары тик сәламәтлек алып килсен дә, күрү сәләте...
-
www.apastovo.ru сайтында яңа конкурс
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Шул уңайдан www.apastovo.ru сайтында "Ат елы могҗизалары" дигән яңа бәйге игълан ителә. Узып баручы елның иң истәлекле вакыйгасын сурәтләп безгә языгыз. Иң үзенчәлекле хатлар, авторның фотосы белән бәйрәм санында урын алачак.
-
Апас районында 15 кешенең үз өендә көмешкә куып сатуы фаш ителгән
Республикада 1 декабрьдән «Ялган аракы» махсус айлыгы игълан ителде. Татарстанга читтән ялган яки махсус рөхсәт документлары булмаган спиртлы эчемлекләр керүне чикләү, үз өендә кешегә законсыз аракы, көмешкә, башка спиртлы продуктлар сатучыларга чын мәгънәсендә «ау» бара. Лицензиясе булмаган килеш кибеттә законсыз алкогольле продукция сатучыларга да кыенга туры килә бу көннәрдә. Районда...