16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Апас укучылары редакциядә кунакта булдылар
Район социаль яклау идарәсе хезмәткәре Динара Таирова, Россия матбугаты көне уңаеннан, һәр ел саен мәктәп укучыларын редакциягә кунакка алып килә. Быел редакция буйлап сәяхәттә Апас урта мәктәбенең Гөлия Нәбиуллина җитәкчелегендә 4 сыйныф укучылары булдылар. Укучылар бик кызыксынып район газетасы, биредә эшләүче журналистлар, хезмәткәрләр эшчәнлеге белән таныштылар, җирле телевидениедә булдылар. Соңыннан...
-
Район инфраструктура үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мөхәммәтшин Айдар Шәйхелислам улы олы рәхмәт алды
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ОАО "Жилкомсервис" директоры Мөхәммәтшин Айдар Шәйхелислам улына намуслы хезмәте, районның инфраструктур үсешенә лаеклы өлеш керткәне, һәм 40 яшь тулу уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов хезмәтенә югары бәя бирелде
Бүген ул югары нәтиҗәле хезмәте белән Апас муниципаль районының үсешенә зур өлеш керткәне һәм 30 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Апас муниципаль район Советы Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Бу олы бүләген аңа район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды.
-
Район башлыгы Бакырчы мәктәбе директорына Рәхмәт хатын тапшырды
Бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин әле яңа гына билгеләнгән Бакырчы мәктәбе директоры Сәгъдиева Лилия Аромат кызына белем бирү өлкәсендә намуслы хезмәте һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы өлеш керткәне өчен Рәхмәт хатын тапшырып, алга таба да эшендә зур уңышлар теләде.
-
Район“Сәләт” балалар иҗаты үзәгенә яңа директор билгеләнде
Ул - әлегә кадәр Апас авыл җирлегендә эшләгән Луиза Сафина. Бүген үткән киңәшмәдә аңа җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте һәм районның социаль-экономик үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Луиза Сафинага яңа хезмәт урынында яңа уңышлар телибез.
-
Апаста “Иң яхшы Яңа ел чыршысы”н билгеләделәр
Махсус оешкан комиссия "Иң яхшы Яңа ел чыршысы"н ачыклады. Биредә мәдәният бүлеге, "Зөя" берләшмәсе, боз сарае җиңүчеләр рәтендә. Апасыбызны гүзәлләндерүгә зур өлеш керткән, тирә-юнен матур һәм зәвыклы итеп бизәгән коллективлар район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Иң тырышлар - "Ак Барс" банк һәм "Водоканал", юл төзү оешмалары.