16 февраль 2016 яңалыклары
-
Апаста Муса Җәлилне искә алу чарасы узды
Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан Апас Туган якны өйрәнү музеенда "Апас кешеләренең Муса Җәлил белән бәйләнеше" дигән исем астында истәлекле чара узды. Шагыйрь турында кызыклы чыгышлар яңгырады, "Тынгысызлар" фольклор ансамбле һәм музей директоры Рәмис Ногманов башкаруында җырлар яңгырады.
-
Әби кеше даруларны бутау аркасында оныклары агуланган
Әлеге хәл Чаллыда булган. Куркуга калган әби кеше ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне чакырткан. Чаллыда яңа шәһәрдә яшәүче әби кеше, күзләре начар күрү сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге ике оныгына ялгыш үзенең кан басымыннан булган даруларын биргән. Сабыйларның хәле начарлануын күргәч, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. Балаларның ашказанын юдырганнар. Бәхеткә, аларны хастаханәгә алып...
-
91 яшьлек карт 211 мең сумыннан колак каккан
Әлеге хәл Яшел Үзәндә булган. 12 февральдә полиция бүлегенә кырыгалдарлар кармагына эләккән 91 яшьлек карт мөрәҗәгать итә. Әлеге карт сөйләвенчә, аның өй телефонына таныш булмаган бер кеше шалтыратып, оныгының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын җиткерә. Әлеге проблеманы җайга салу өчен билгесез зат 211 мең сум акча таләп итә. Оныгына ярдәм итү...
-
Китапка юл-әкиятләр аша
Балачак еллары күңелле, серле һәм кызыклы булып һәр баланың күңел түрләрендә кала. Ә менә балачакта тыңлаган һәм укыган тылсымлы әкиятләр аеруча да күңелдә гомерлеккә саклана шул. Иҗатында тылсымлы әкиятләр язып калдырган, 73 яшендә безнең арадан киткән фольклорчы Айтуган Масудов үзенең дусларын бәйрәмгә җыйды. Зур Болгаер авылында урнашкан күчмә китапханәсендә. Айтуган...