16 февраль 2018 яңалыклары
-
Буада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона этабы булды
Биредә "һөнәргә бирелгәнлек" номинациясендә Район үзәк хастаханәсенең балалар табибәсе Наилә Зыятдинова һәм "өченче" буын номинациясендә Люция Зиатдинова катнаша
-
“Минем әти-супер!” бәйгесендә катнашасыгыз киләме? Башладык!
"Йолдыз" үз укучылары арасында Ватан сакчылары көне уңаеннан "Минем әти-супер!" исемле фоторәсемнәр конкурсы уздыра! Безнең сайтка әтиегез белән төшкән иң матур фоторәсемнәрегезне 22 февральгә кадәр җибәрегез, үзегезнең исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчеләрне электрон тавыш бирү юлы белән укучыларыбыз "Йолдыз" сайтында үзләре билгеләячәк. Конкурсыбызда җиңүчегә, әлбәттә инде, редакция коллективы белән бергә киң...
-
Район мәктәпләре директорлары 2017-2018 уку елларына йомгак ясадылар
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйрулина катнашкан бу җыелышта мәктәп коллективлары эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды. Аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп коллективлары, директорлар эш стиле үрнәк итеп куелды һәм билгеләп үтелде. Ришат Җамалиев.
-
Апаста штрафларын вакытында түләмәүче шоферларны тикшерәләр
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары суд приставлары белән берлектә штрафын вакытында түләмәүче шоферларны тикшерә. Даими рейдлар уза. 10 меңнән артык штрафы җыелган кешеләрнең машиналарына арест салына. Соңгы рейд вакытында, салмыш килеш юлга чыгып, 30 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булган, ләкин вакытында бурычтан котылмаган 3 райондашыбыз ачыкланган. Аларның өйләренә...
-
Дәвеш мәктәбе укытучысы Гөлнара Хөсәенова Ел укытучысы–2018“ бәйгесенең зона этабында катнашты
Кама Тамагы районында "Ел укытучысы-2018" бәйгесенең зона этабы дәвам итә: 15 февральдә бәйге татар теле укытучылары арасында узды. Биредә Дәвеш мәктәбе укытучысы Гөлнара Хөсәенова катнашты. Ул үзенең һөнәри осталыгын һәм белемен исбатлады.