16 март 2015 яңалыклары
-
Безнең сайт “Ике моң” җиңүчеләренә тавыш бирү үткәрде
Сайтта барган сораштыруда район сәхнәсендә үткән "Ике моң" конкурсы җиңүчеләре катнашты. Барлыгы 2495 тавыш җыелды. Нәтиҗәдә, сайт укучыларыбыз иң күп тавышны Ләйсән Гыйззәтуллина белән Айдар Фәйзуллинга (817 тавыш) бирделәр. Жюри тарафыннан исә алар «Иң матур пар" дип табылган иделәр.
-
Район башлыгы дин әһелләренә олы рәхмәтен җиткерде
Узган шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевка 65 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Биредә шулай ук "Нәҗиб" мәчете имамы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев та 65 яшь тулу хөрмәтенә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген кабул итеп алды. - Алга таба да халык белән...
-
Табар Черкене авылында мунча янган
8 март көнне Табар Черкене авылында мунчага ут каба. Мунча ягыннан килгән төтенне авыл халкы, тирә-күршеләр бик тиз күреп ала һәм сүндерү эшләренә керешә. Аларга ярдәмгә янгын сүндерүчеләр килә. Нәтиҗәдә, зур матди зыян килми кала. Янгынның сәбәбе янгын күркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү, мичтән дөрес файдаланмау дип фаразлана. Фото:http://www.pravda-news.ru/topic/11707.html
-
Районда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” дигән Бөтенроссия акциясе башланды
16 марттан 27 мартка кадәр республикада, шул исәптән районда да наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем 8 (843) 274-30-30, 273-43-45 ышаныч телефоннарына шалтыратып,...