16 апрель 2017 яңалыклары
-
Апас чиста булса барыбызга да яхшы һәм күңелле бит
14 апрельдә районкүләм чисталык өмәсендә авыл җирлекләре, мәктәпләрдә барлыгы 1000 кеше катнашты. Бу көнне Апаста барлыгы 100 тонна чамасы чүп-чар чистартылды һәм түгелде. Урамнарга үзенә күрә бер матурлык өстәүче ут баганалары агартылды. Безнең редакция хезмәткәрләре дә бу көнне бердәм булып өмәгә чыкты. Ришат Җамалиев.
-
Генерал Апаска гашыйк булды
-Мин күп йөрдем, күпне күрдем,-диде Апаска килгәч Аксубайда туып үскән, 45 ел гомерен илне саклауга багышлаган генерал Молоствов.- Коллегаларым Апаска килеп чык, бик матуррайды ул хәзер, районда хәрби-патриотик тәрбия бик югары дәрәҗәдә куелган дип еш кабатлады, кунакка чакырды. Килүемә бер дә үкенмим-Сезнең хәрби комиссарыгыз, Мәңгелек ут һәйкәле, Мемориал, Батырлар сквер-булвары,...
-
Ихлас күңелдән
Апрель аенда олы юбилейларын билгеләп узучы өлкәннәребезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенечләр телибез. Менә алар кемнәр: 95 яшь - Гыйльманова Мөнирә (Карамасар), Низамова Рәшидә (Каратун); 90 яшь - Халикова Ракига (Түбән Барыш), Нәбиуллина Кафия (Каратун, ХПП), Хәбибуллин Фарих (Иске Әнәле), Шәйдуллина Ләлә (Апас); 85 яшь - Исмәгыйлова Фания (Кызыл Тау), Вафин...
-
Апаслылар пенсияне ничек ала?
Апас пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, хезмәт итүче пенсионерлар эшчәнлеген туктатканнан соң, пенсияне индексация исәбе белән алалар. Хезмәтен яки башка эшчәнлеген туктатучыларга пенсия түләү алдагы тәртиптә кала - эштән киткәч, 3 айдан соң. Мисал өчен, апрельдә эштән туктаган кеше бары тик август аенда гына, майда киткән кеше сентябрьдә алачак.
-
Биештә юл сакчылары белән очрашу булды
Биеш мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов белән очрашу узды. Ул "Өлкән кешенең тормышында куркынычсызлык" дип атала. Очрашуга шулай ук социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә чакырылды. Марат Хөснетдинов юл үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, яктылыкны кире кайтаручы элементы булган киемнәрдән йөрергә чакырды. Барлык катнашучыларга да яктылыкны кире...
-
Әҗем балалар бакчасы нәниләре сыерчыклар каршы алды
Әҗемнең "Әлли-бәү" балалар бакчасы нәниләре арасында "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесе узды. Нәниләр әтиләре ярдәме белән төрле-төрле оялар ясадылар. Бәйгедә Гариповлар, Хисматуллиннар, Бикчәнтәевлар, Ситдиковлар гаиләләре актив катнашты.