16 май 2014 яңалыклары
-
Апаста туйлар гөрли
16 майда Свияжный бистәсе егете Алмаз Мөхәммәтҗанов һәм Апас кызы Лилия Хәбибуллинаның кавышу көннәре. Алар Кызыл туйларын билгеләп үтәләр. Яшьләргә тигез-матур тормыш, саф мәхәббәт телибез. Гаилә кору зур юлларның башы, Юлларыгыз һәрчак ак булсын. Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын, Чәчкәләре мәңге саф булсын!
-
“Йолдыз” бүләк өләште
"Йолдыз" призына узган эстафета барышында газета сайтында уздырылган "Кем гөл ярата" һәм "Пасха йомыркасы" бәйгеләре җиңүчеләре дә бүләкләнде. Ильгина Яруллина, Назлыгөл Курмакаева, Лилия Ильина, Илшат Низаметдиновка тантаналы шартларда бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.