16 август 2016 яңалыклары
-
Күз карашың...
Күзләрен бер-берсеннән ала алмыйча бик озак басып торды ике җүләр гашыйк...Бер күз карашыннан аңлашалар иде алар. Бу сихри караш җаннарны өтәләде. Мәхәббәтнең чаткысы нәкъ тә шушы күз карашы. Сөю хисләрен уятучы төп фәрман дисәк тә була. Гашыйк кеше күзләренә карасаң, анда - наз, җылы, яшәеш чыганагы. Нәкъ тә шундый наздан,...
-
Апас үзәк даруханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре бара
Биредә эчке һәм тышкы эшләр бергә алып барыла. Хәзерге вакытта түбә ябыла, җитештерү бүлеге яңара. Шул ук вакытта сатып алучыларга хезмәт күрсәтү дә тукталмаган. - Эшне сентябрь урталарына төгәлләргә исәбебез, - ди даруханә мөдире Люция Носова.
-
Апаста – Кызыл туй
Апас егете Руслан Шаянов һәм Балык Бистәсе кызы Рания Әхтәмова районның ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерделәр. Яңа төзелгән Шаяновлар гаиләсенә сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт, бәхет-шатлыклар телибез.
-
Апаста Россия география җәмгыятен каршы алдылар
Россия география җәмгыятенең Татарстандагы яшьләр комиссиясе җитәкчесе Сергей Салеев командасы безнең районның Свияжский бистәсенә 120 чакрым озынлыгындагы су экспедициясе маршрутына кирәкле әсбаплар һәм җиһазлар төягән автоколоннаны район башлыгы урынбасары Марат Ганиев, вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Гаффаров, район экологы Марсель Фәхретдинов, "Яшь гвардия" челәр һәм "Бердәм Татарстан...
-
Болгаер егетләре – алдынгылар сафында
Илнар Сәмигуллин һәм Айрат Шәйхетдинов экипажы - иң алдынгыларның берсе. Алар быел 20 мең центнердан артык икмәк суктырдылар һәм премиягә дә лаек булдылар. Әлеге егетләр һәр ел саен алдынгылыкны бирми.
-
Апас Үзәк паркы көннән-көн ямьләнә
Биредә бүген кабат чәчәкләр утыртылды. Җәй гүзәлләре - чәчкәләр аны тагын да күркәм итә.
-
Апаста кыр хезмәтчәннәре коймак белән сыйлана
Ландыш Фәизова Әлмәндәр авылы ашханәсендә эшли. Хезмәттәшләре Рузилә Галиуллина һәм Әлфинур Сәлахова белән бергәләп хезмәткәрләр өчен тәмле ашлар пешерәләр. - Аш-суны төрләндерергә, вакытында кырга барып җитәргә тырышабыз. Игенчеләрне коймаклар белән сыйлыйбыз, - ди Ландыш.
-
Быел чикләвек елы. Аны җыю буенча 15 алтын киңәш
Урман чикләвеге ел да булмый, 5-6 елга бер көттереп кенә килә ул. 2016 - чикләвек елы. Һәм бу урман "десерты" шушы көннәрдә өлгереп килә. 1. Урманга барганда дөрес итеп киенегез, ачык җирләрегез калмасын. Бу урман бетеннән саклану өчен дә, аяк-кулларны ботакларга сыдырмау өчен дә кирәк. Башлык кияргә онытмагыз. 2. Аягыгызга...