16 сентябрь 2023 яңалыклары
-
17 сентябрь - урманчылар көне
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме.
-
Апаста “Милләтләр кроссы-2023” узды
“Милләтләр кроссы -2023”нең иң өлкән катнашучысы 85 яшьлек Рәшит абый Шәйхиев, иң яше 2 яшьлек Ранель Мотыйгуллин булды.
-
Апаслылар «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә катнашты
Казан Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Биредә Апас аграр көллияте дә үз эшчәнлеген, экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте.
-
Морзалар авылында җәйне озаттылар
Морзалар авылы клубы алдында – саф һавада мәдәни чара узды.
-
Каратун мәктәбе нәниләре “Игътибар, балалар” акциясенә кушылды
«Игътибар, балалар!» Бөтенроссия акциясе кысаларында, «Каратун мәктәбенең 1 “А” класс укучылары өчен районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Әминов юл кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрде.