16 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның яңа видеолары дөнья күрде
Яшь артистлар «Ашхабад» татар халык җырына клип төшерде.
-
Атна уртасында Татарстанда кырау төшүе ихтимал
Агымдагы атна уртасында Татарстанда кырау төшүе көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.
-
Минтимер Шәймиев Кубогына үткәрелүче көрәш турнирына 25 ел
26- 28 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара көрәш турниры узачак. Әлеге турнирга быел 25 ел.
-
Чын сырны сыр ризыгыннан ничек аерырга?
Сыр сатып алучыларга киңәшләрне Чаллыда сыр ясаучы Лилия Кашапова chelny-izvest.ru сайтына сөйләгән.
-
Яшен сукканнан исән калган турист «теге дөньяда» нәрсәләр күргәнен сөйләгән
Самарадан 32 яшьлек Павел Смирновны Грузиядә, Батуми шәһәрендә диңгез буенда ял иткәндә яшен суккан.
-
Һава торышы турында сынамышларның кайсылары чыннан да дөрес?
Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фәнни яктан расланган 2 сынамыш турында сөйләгән. Бу – яңгыр алдыннан кошлар түбән очу һәм кояшның баткандагы төсе белән иртәгә булачак һава торышы арасында бәйлелек. Бу турыда chelny-izvest.ru хәбәр итә.
-
Корсак белән сулыш алу файдасы
Абдоминаль, яки диафрагмаль дип атала торган корсак белән яки тирән итеп сулау – бу үпкәләрне кислород белән максималь туендыру техникасы. Табиб аның файдалы булуын әйтә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
16 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре