17 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Аш-су остасы Алсу
Апаста урта мәктәбе укучыларын тәмле ашлар белән сыйлаучы Алсу Гобәйдуллина 50 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллин һәм барлык хезмәттәшләре гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юлладылар һәм чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләк тапшырдылар. Алсу Гобәйдуллина аш-суга бик оста, чиста-пөхтә, ачык йөзле, тәмле телле. Шуңа да...
-
Чаңгы ярышларына старт бирелде
Зур Күккүз авылында мәктәпләр арасында кышкы спорт сезонын ачу буенча чаңгы ярышлары үтте. Укучылар һәм укытучылар бердәм булып чаңгыга басты. Чаңгы юлында барган ярыш белән беррәттән кул көрәше һәм аркан тарту буенча да иң көчлеләр ачыкланды. Бу хакта тулырак "Йолдыз" битләреннән укыгыз!
-
Ана капиталының күләме артты
1 гыйнвардан ана капиталының күләме 429 мең 408 сум булды. Район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров әйтүенчә, 7 елда ана капиталы сертификатыннан 800 райондашыбыз файдаланган.
-
Серләремне, “Йолдыз”, кабул ит!
Һәр атнаның җомга көнендә редакция журналистлары газета укучылар белән телефон аша аралаша. Теләк, тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны 21-6-66 телефоны аша көндезге 11 һәм 12 сәгатьләр аралыгында юллый аласыз.
-
Котлыйбыз!
Апас авылында яшәүче Шәрәфиева Фәрхинур Хөснетдин кызы белән, әгәр дә исән булса, кадерле әтиебез Шәрәфиев Мансурның декабрь аенда парлы тормыш коруларына 60 ел булыр иде. Кадерле әниебез! Син туган йортыбызның яме, хөрмәтле, олы җанлы кешебез. Син безгә матур, якты тормыш бүләк итүчебез. Сиңа без - иң изге, җылы теләкләребезне ирештерәбез....