17 апрель 2017 яңалыклары
-
Апас делегациясе корылтайдан кайтты
Казанда "Корстон" мәдәни күңел ачу үзәгендә Татарстан мөселманнарының VII корылтае булды. Биредә безнең районнан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә 35 кешелек делегация катнашты. - Безгә барлык уңай шартлар тудырган өчен район башлыгына, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафинага, транспорт белән тәэмин итүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Корылтайда Татарстан Республикасы...
-
Тәүгелдедә концерт
Районда "Язгы мәрхәмәтлелек"-"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында чаралар дәвам итә. Бу акциягә район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик теләп кушылдылар. Алар кечкенә авылларга барып авыл халкына үзләренең җыр биюләрен бүләк итәләр, ял иттерәләр. Тәүгелделеләр алар чыгышын яратып кабул иттеләр. Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.
-
Чурибураш мәктәбенә яз “килгән“
Чурибураш мәктәбендә (җитәкчесе Лира Яруллина) сыйныф сәгате узды. Биредә рус һәм татар шагыйрьләре иҗатында яз чагылышы булган әсәрләр турында әңгәмә кордылар. Укучылар яз турында үзләренең яраткан шигыръләрен сөйләделәр.
-
Апаста “Россия балалары“ профилактик операциясе башланды
"Россия балалары" оператив-профилактик операциясе 17 апрельдә башланып китте. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең максаты - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан балалар арасында төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уздыру планлаштырыла.
-
“Ак калфак“ форумында апаслылар да катнаша
13-15 апрельдә республикада V Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" форумы уза. Анда безнең районнан үзәк китапханә җитәкчесе Чулпан Хөснетдинова һәм Кызыл Тау мәктәбе укытучысы Гөлинә Шәрәфуллина катнаша.
-
Апаслылар съезда катнаша
Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары съезды уза. Биредә Апас районыннан да 40 кешелек делегация катнаша.