17 август 2012 яңалыклары
-
УРАК–2012
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 августка район буенча барлык мәйданның 28130 гектарында игеннәр суктырылды, 75950 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,0 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 25,8 центнер, арпадан -...
-
Урак батырлары
"Зөя" агрофирмасының иң яшь комбайнчысы Нияз Закиров ярдәмчесе, Казан студенты Фәрит Сафин белән белән бергәләп 11 көндә 10000 центнер ашлык суктырып алды һәм махсус премиягә лаек булды.
-
ҮЗЕҢӘ ЫШАНСАҢ, МАКСАТЫҢА ИРЕШЕРСЕҢ
Дәүләки бүлекчәсе игенчеләре Фирдүс Ибәтуллин белән Рафаэль Садертдинов бүген яңа көч, көйле "Клаас-Лексион"нары белән туган төбәкләре басу-кырларын иңлиләр. Аларның эш стажлары дистә еллар белән исәпләнә. "Гел техника янында кайнашабыз, хезмәтебезне дә сыйфатлы итеп, намус белән башкарабыз", - диләр алар.