17 август 2016 яңалыклары
-
Апаста яшь комбайнчылар оста
-Мин бу комбайнда мәктәптә укыган чакта ук әти белән бергә эшли башлаган идем,-ди Рамазан Гашыйгуллин. -Абыем да әтидә ярдәмче булып эшкә өйрәнде, ул хәзер үз тормышы белән Казанда яши. Йомралы мәктәбен тәмамлагач Казанга укырга кердем, җәйге студент ялымны әти янында иген басуында үткәрдем. Укуны тәмамлагач, шәһәргә кызыкмадым, эшкә авылга кайттым....
-
Апаста чираттагы яңалык
Бүген Апас районы мәгариф бүлеге каршында ерактан ук балкып торган менә шундый алтакта куелды. Аны бүлек хезмәткәрләре үзләре ясадылар. Ришат Җамалиев
-
Әзерләнә торыгыз
Свияжский бистәсендәге элеккеге киндер заводының 1000 квадрат метрлы төп корпусының һәр карышына хуҗа табылды. Әлегәчә буш торган мәйданнарга исеме билгеле сәүдә челтәрләре кибетләре урнашып, бу ай ахырына аларның берсен ачу вакыйгасы көтелә. Төп бина каршысы төзекләндерелә һәм арткы өлеше дә тәртипкә китерелә. Элек бу биналар комплексы тирә-юньне шыксызлап, тәртипсез яшьләрнең...
-
Апас чәчәкләренә аерым су челтәре
-Чәчәк-куаклар, агачларга суны ешрак сипкән саен алар купшырак була,-ди Апас штп башкарма комитеты башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов.-Бүген Апас урамнарында, Үзәк паркта меңләгән төрле чәчәк тирә-юньгә ямь биреп тора. Үзәк мәйдандагы чәчәк клумбаларын күбрәк район хакимияте коллективы, китапханәчеләр һәм бакчачы Рәис тәрбияли. Эшне җиңеләйтү максатыннан үзәк китапханә янәшәсендәге 50 тонналык су сыешлыгы...
-
Апаста август ае туйларга бай
Азбабада туып-үскән Илназ Курамшин һәм Айгөл Мостафина парлы гаилә юлына аяк басты. Алар Кызыл туйларын билгеләп уздылар. Парлы типсен мәңге йөрәгегез, Мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын Бәхетегез - гомер юлдашы. Кушылып үскән куш каеннар кебек, Бергә үтсен тормыш юлыгыз. Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай, Бәхет күлләрендә йөзегез.